Сайт Учителя Биологии

Меню
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 7
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

 

Көз патшабикәсе бәйрәме

 

Максат: 1.Укучыларның белемен, җитезлеген, зирәклеген тикшерү.

               2.Яңа төр уеннар өйрәтү.

3.Коллективизм тойгысы тәрбияләү.

 

Җихазлар: - яфраклар, миләш хәм балан тәлгәшләре;

  • сораулар;
  • материал кисәкләре,кайчы  ;
  • кишерләр, алма;
  • чиләк,көрәк;
  • ручкалар, ак битләр.

 

Зал көзге яфраклар, миләш , балан тәлгәшләре белән бизәлә. Өстәлгә табигый материаллардан, көзге уңыштан кургәзмә оештырыла.

 

 

Бәйрәм барышы.

 

 

Алып баручы. Яратам мин,

                        Сары төсне.

                        Бөтен дөнья

                        Сары төсле –

                        Кыздырасы килми бер дә -

                        Кояш та сабырланган.

                        Сабыр булганга микәнни.

                        Кояш та сарыланган.

                        Арыш, бодай бөртекләре

                        Кояш белән бер төстә.

                        Сары белән буялмыйча

                        Калмагандыр бер төш тә.

                        Саргайган яфраклар җиргә

                        Сарылалар саккына...

                        Сары була белә шулай

                        Безнең туган як кына!

Хәерле кич , кадерле укучылар , укытучылар хәм килгән кунаклар.Табигатьтә көзнең соңгы көннәре патшалык итә. Менә шушы көннәрдә без елдагыча “Көз патшабикәсе”бәйрәменә җыелдык.

Кичәне ачып җибәрергә рөхсәт итегез. Бәйрәмебездә ике команда катнашачак..

                        Командалар белән таныштыру.

 Алып баручы. Командалар чыгышына жюри членнары бәя бирәчәк. Әйдәгез, алар белән дә танышыйк.

                      Жюри членнары белән танышу.

 

  Алып баручы. Шулай итеп, командалар әзер,  жюри членнары урыннарында, бәйрәмне башлыйбыз.

 

 

 

 

 

 

 

Конкурс “Әйдәгез, танышабыз”

 

Хәр команда исем, эмблема, девиз белән жюри алдында чыгыш ясый.

 

 

Конкурс “Разминка”

 

1.Тапкырларга – табышмак.

- Озын – озын егетләр, башларында бүрекләр. (кукуруз)

- Ук, башы алтын чук. (бодай)

- Диңгез түгел, дулкынлана. (иген кыры)

- Кат-кат тунлы, карыш буйлы (кәбестә)

- Чәчәге агачында, алмасы тамырында (бәрәңге)

- Туп түгел түгәрәк, күсе түгел койрыклы (Чөгендер)

- Җир астында картыгыз, сакалыннан тартыгыз.(шалкан)

- Үскәндә яфрагын ашыйлар, үсеп җиткәч тамырын ашыйлар .(суган)

- Тышы таш, эче боз. Тәрәзә - ишек куймаган, эчен кемдер буяган.(Карбыз)

-Алсу битле кыз үсте, “тып” итеп сикереп төште.(алма)

 

2.Хәр команда агач исеме язылган конверт ала. Кәгазьгә әлеге агачныясап каршы командага күрсәтергә кирәк. Каршы як команда әлеге агачның нинди агач икәнен белергә тиеш.

- нарат

- имән

- миләш

- алмагач

- каен.

 

Конкурс “Школьное меню”

 

  Алып баручы.Бу конкурста сезгә ризыклар бирелер. Сезнең максат: бу ризыклар нәрсәләрдән әзерләнгәнне әйтергә

-геометрический картофель

-коктейль «Химическая реакция»

-пирожное «Классное»

-салат «Отличник»

 

 

Уен «Кем тизрәк?”

 

Хәр командадан 1 уенчы катнаша. Кем тизрәк бирелгән җимешне ашап бетерә. Приз – кишер.

 

 

Конкурс “Көзге бүләк”

 

Бу конкурста хәр команда жюрига көзге муллыктан ясаган бүләкне тапшыра.

 

 

 

Иҗади конкурс

 

Беркемгә дә кирәге булмаган, иске әйбергә яңа кулланыш уйлап табу.

  • сынган, күгәргән көрәк
  • тоткасыз, төпсез чиләк.

 

 

Конкурс “Көзге могҗизалар”

 

Бу конкурста катнашыр өчен хәр команда скетч әзерли.

 

 

Конкурс “Көзге коллекция”

 

Хәр команда мода коллекциясен күрсәтә.  Шушы модельләр арасыннан “Көз патшабикәсе -2013” сайлана.

 

 

Конкурс “Көзнең баш тегүчесе”

 

Бу конкурста хәр командадан 1әр уенчы катнаша. Максат: тиз арада бирелгән материал кисәгеннән өрәңге яфрагы кисәргә.

 

 

 

Алып баручы Соңгы конкурсыбыз үтте. Инде бәйрәмгә нәтиҗәләр ясыйк. Җиңүчеләрне билгелик.Моның өчен сүзне  хөрмәтле жюрига бирик.

Жюри членнары командаларны котлыйлар.

 

Алып баручы Менә саубуллашыр чак та җитте. Кадерле дуслар,сезгә бүгенге бәйрәмдә катнашуыгыз өчен зур рәхмәт.

 

Сорау әйтәм, табыгыз

Бүләк отып  алыгыз.

 

Кызыл төймәсен аскан,

Каршыма килеп баскан.         (Миләш)

 

Сөмбелә:

Чибәр анама

Карыйм да елыйм,

Карыйм да елыйм.      (Суган)

 

Алсу битле кыз үсте,

'Тып' итеп сикереп төште.     (алма)

 

Көз  бабай:

Утыра бер ак чүлмәк,

Өстенә кигән йөз күлмәк.      (Кәбестә)

Күмер түгел, ут түгел,Тотсаң, кулны пешерә.     (Кычыткан)

Булдырдыгыз , бик зирәк, тапкыр икәнсез.

Алып баручы:

Кичәгә хәзерлек чорында сез барыгыз да тәмле - тәмле ризыклар пешердегез. Бу табын - муллык билгесе. Икмәк игенченең җан җылысы. Җир анага кадәр, хөрмәте.

Сүзне Алтын бөртеккә бирик әле.

1. Йөз кат кием, барысы да төймәсез.      (кәбестә).

2. Озын, яшел түтәлдә,

     Сары, тозлы кисмәктә.            (кыяр).

3. Өсте  яшел, асты кызыл, җирдә үсә. Ул ни булыр.           (кишер).

4. Ите симез – мае юк,

    Тиресе калын, йоны юк.     (шалкан).

«Шалкан»  әкиятен сәхнәләштерү.

5. Барча төше канга ошый – каны юк,

    Барча төше кан алса да, җаны юк                 (кура җиләге).

6. Түгәрәк шардай, төсе кандай, тәме балдай     (чия).

7. Урманда кара төйлган эленеп тора   (шомырт).

8. җир  астында  кызыл әтәч     (чөгендер).

9. Түгәрәк  кенә йорт

    Эче Тулы  корт     (помидор).

10. Чикмәнле бавырсак,

      Аны белә  һәр корсак            (бәрәңге).

11. Бер күтәрем йорт,

      Эче тулы  яссы корт.            (кабак).

12. Кызыл кан кебек,

      Татлы бал кебек.                    (алма).

«Огородная-хороводная» уены.

Балалар  түгәрәккә  басалар. Җырның  сүзләренә  туры китереп, хәрәкәтләр ясыйлар.

Бар безнең  бакчабыз,

Анда кәбестә усә.

Менә  мондый зурлыкта,

Менә  мондый киңлектә.

Кәбестә чыга   уртага,

Тиз генә  биеп ала.

Соңга калмыйча гына

Кәрзингә  кереп чума.

Бар безнең  машина,

Ул йөкләр ташый ла.

Менә мондый зурлыкта,

Менә  мондый киңлектә.

Шофер алга ашыга,

Машинасын кабыза.

Соңга калмый тиз генә

Уңышны алып китә.

А.к.  Уңыш  җыелды. Яшелчәләр озатылды. Урманга, басуга, бакчага  экскурсиябез  тәмамланды. Уңыш  бабайга  чакыруы  өчен  рәхмәт  белдерик.  Миңа да хушлашырга  вакыт җитте. Алдагы  көннәрегезгә  телимен мин уңышлар, муллыкта, рәхәт тормышта яшәгез, нәни дуслар.

Укытучы. - Әйдәгез  саубуллашыйк! Ә безнең  кичәбезне күмәк бию  белән тәмамлыйк.

 

 

 

 

 

Вход / Выход
Поиск
Календарь
«  Апрель 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Архив записей
Друзья сайта
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz

  • Официальный сайт | Самкина Альфрида Рауиловна © 2024